erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ярый әле син бар, әнием” (+фото)

Шундый гаиләдә генә, мөмкинлеге чикле булуга карамастан, тормыштан ямь табып яши белүче кеше үсә ала.

“Мәрхәмәтлек үзәге” каршындагы көндезге тору бүлегенә йөрүче мөмкинлекләре чикле егет һәм кызлар концерт куйды. 

Әниләр көне уңаеннан иде ул. Кунакка әниләр, әбиләрен дә чакырганнар. Әниләре белән бергәләп җырладылар, уйнадылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Иң күңелгә тигәне – аларның әниләренә карата мөнәсәбәтләре. “Әнием, бердәнберем”, “Ярый әле син бар, әнием”, дигән сүзләрне шулкадәр чын күңелдән, йөрәкләреннән чыгып әйтәләр, хәтта күзләрне яшь килде. Алар өчен әни терәк тә, таяныч та, ярдәмче дә, иң кадерле һәм иң кирәкле кеше дә.

– Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле 18 яшьтән өлкәнрәк бер төркем егет һәм кыз бирегә бик теләп йөри. Төрле кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Аларның тырышлыкларына сокланмый мөмкин түгел. Күргәзмәләр дә оештырабыз. Проектлар яклыйбыз, фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулыйбыз, – диде көндезге тору бүлеге мөдире Миләүшә Шәесламова.

– Улым Тимур бирегә бик яратып йөри. Гомумән, ул бик нечкә хисле, кешене бер караудан аңлый торган, кызыксынучан егет. Үзен кирәкле итеп тоярга ярата, ярдәмгә килергә әзер тора, – диде Марина Солтанова.

Марина белән якыннанрак аралашып киттек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тимурны мин Казандагы бала тудыру йортында таптым. ДЦП белән туды ул. Үзем дә шунда хастаханә эчендәге инфекцияне йоктырып, үлем белән тормыш арасында реанимациягә эләктем. Беренче өч елда бала белән гел хастаханәләрдә дәваландык. Бөтен тормыш шул бала тирәсендә булды. Әти белән әни бөтен көчләрен куйдылар. Ирем Айрат бик тырышты. Ул вакытта памперслар да, системалар да сатуда юк, Казан буйлап шуларга кадәр эзләп йөрде, – дип сөйләп китте ул.

Аннан баланы “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгенә йөртә башлыйлар. Кечкенәдән аралашучан, актив Тимурга анда бик ошый. Арчаның беренче мәктәбе укытучылары өйгә килеп укыталар. Аларга Марина бик рәхмәтле. Әбисе Светланадан чияләп бәйләргә өйрәнә. Тактага яндырып рәсемнәр төшерә башлый. Әти-әнисе нәрсә кирәк, барысын да алып бирә, тик яратып башкарган шөгыле генә булсын.

– Күзләре начар күрә, куллары начар эшли аның. Әмма башын иеп утырмый, идәннәрне дә себерә, бакча казый, кышын кар көри. Бөтен эшне дә башкарырга тырыша. Нишләргә кирәк, дип кенә тора, – диде Марина. –  Хастаханәдә Тимурны үлә, диделәр. “Борчылма, син яшь әле, икенчесен табарсың”, – дип тә куйдылар. Әмма ул исән калды. Без аңа исемне дә Тимур – тимер, дип куштык. Һәм ул, чыннан да, тимер кебек нык характерлы булып үсте. Иртән 6да тора, зарядка ясый. Баллы ашарга яратса да, тыелып кала ала. Иҗат белән шөгыльләнергә үзендә көч таба. Аның эшләре хәтта ярминкәләрдә сатылды. Яратсалар, мактасалар, чиксез куана. Быел бәйгедә катнашып, лауреат исеме яулады. Сәяхәт итәргә ярата. Безнең белән кайларга гына бармады ул.

Солтановларның тагын бер балалары бар. Камиллага 17 яшь. Ул Казанда дизайнерлыкка укый. Шулай ук иҗади шәхес. Тимур белән Камилла бер-берсе белән бик дус. Гомумән, бу гаилә бердәм булулары белән аерылып тора. Шундый гаиләдә генә, мөмкинлеге чикле булуга карамастан, тормыштан ямь табып яши белүче кеше үсә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X