erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшь армиячеләр дә йортлы булды

5 майда Арча Укучылар сараенда һәм Яңа Кенәр иҗат йортында яшь армиячеләр җыелды. Бу көнне районыбызның хәрби отрядларында булган егет-кызлар өчен “Яшь армиячеләр йорты” ачылды.

Арчада узган тәрбияви чараның без дә шаһитлары булдык. Тантаналы чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров та катнашты. “Һәркайсызга нык сәламәтлек телим. Гел шундый актив яшьләр булып калыгыз. Сез үсеп килүче кечкенә буынга үрнәк күрсәтүчеләр булырга тиеш”, – дип, Илшат Нуриев җыелган яшь армиячеләргә мөрәҗәгать итте. Тәрбияви чара Укучылар сараеның спорт залында башланса, төп өлеше “Яшь армиячеләр йорты” буларак җиһазландырылган кабинетта дәвам итте. Кызыл тасманы район башлыгы яшь армиячеләр белән бергә кисте.

Арча районының барлык мәктәпләрендә яшь армияче хәрәкәтендә актив балалар арта бара. Бүген аларның саны – 650. Хәзер аларның җыелыр урыннары да бар. “Яшь армиячеләр йортында” әлеге хәрәкәттә катнашучылар бергәләп төрле чаралар уздыра, яңалыклар белән уртаклаша һәм киләчәккә планнар кора ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшь армиячеләр хәрәкәте – ул уникаль патриотизм мәктәбе. Аның төп максаты – үз Ватанын яратучы һәм аны якларга әзер булучы акыллы, сәламәт буын тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X