erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшел Үзәндә югалган кызны тапканнар

11 сыйныф укучысы өеннән чыгып киткән һәм кунарга кайтмаган.

Яшел Үзән полициясе һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре оператив - эзләү чаралары нәтиҗәсендә бер атна дәвамында югалып торган 17 яшьлек укучы кызны тапканнар. Моңарчы, без әлеге хәл турында язып үткән идек. Кыз әнисе белән ачуланышканнан соң 14 ноябрьдә юкка чыккан.   11 сыйныф укучысы өеннән чыгып киткән һәм кунарга кайтмаган, икенче көнне дә элемтәгә чыкмаган.    Әнисе полициягә кызының югалуы турында гариза язган, яшүсмерне эзләүгә волонтерлар да кушылган. Нәтиҗәдә, 10 көннән соң Яшел Үзән полициясе һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре аның кайдалыгын билгели алганнар. Кыз күрше Йошкар Олада булган икән. Укучыны өенә алып кайтканнар, хокук саклау органнары килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау өстендә эшли.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31214

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X