erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшенле яңгырлар көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәргә һава торышы фаразын әзерләде.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы көннәргә һава торышы фаразын әзерләде. Шулай итеп, атна ахырында республикада яңгыр явачак һәм яшенле яңгырлар көтелә.

Сишәмбе, 14 июньдә, Татарстан югары атмосфера басымы астында булачак. Явым-төшем булу ихтималы аз. Температура төнлә 4-9 градустан югарырак була. Көндез термометрлар +22 градустан +27 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Чәршәмбе, 15 июнь көнне, республиканың көнбатыш районнарында кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил күзәтелә. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус булачак. Көндез  +24..+29 градус фаразлана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пәнҗешәмбе, 16 июньдә, шулай ук яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төнлә температура +12..+17 градус, көндез +23..+28 градус була.

Алдан фаразлаулар буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә Татарстанда яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр көтелә. Көндез һава температурасы +20 градустан +25 градуска кадәр булачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-atna-axyrynda-yasenle-yangyrlar-yavuy-kotela-5855957

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X