Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Язгы культуралар, башаклар ни хәлдә?

    Карап торалар.

    Арча метеостанция мәгълүматләре буенча май аеның 2 нче ункөнлегендә уртача һава температурасы +9,6 градус  (2021 елда +23,5 булган, норма +12,6 градус).  Явым - тошем 29,7 мм (2021 елда 0,4 мм, норма 12 мм). Туфракның 1 метр катламында 170-200 мм дым бар. (норма 159 мм). 23 майга нәтиҗәле температура суммасы 136,5 градус (2021 елда 323 градус), норма 152 градус.
     23 май көнне "Россельхозцентр"ның Арча районы бүлеге белгечләре "Курса МТСы" хуҗалыгының агрономы белән берлектә көзге һәм язгы культуралар чәчелгән басуларның торышы белән танышып чыктылар. Басуларда  арыш культурасының торышы әйбәт. Үсемлекләр  беренче буын арасы (междоузлие) фазасында.  Үсемлекләрнең биеклеге 35-45 см. Бүгенге көндә башак барлыкка килгән. 1 квадрат метрда 450-600 башаклы сабак исәпләнелә.  Бер башакта уртача 50-60ка кадәр орлык бар.
    Язгы бөртекле культураларның, тишелеп чыгып, 1-2 яфрагы бар. Үсемлекләрнең корткычлар белән зараралануы күзәтелми.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: