erid:2VtzquqpS7d
Җыен юк-барга ышанмагыз
Арча яңалыклары

Җыен юк-барга ышанмагыз

Бүген иртән танышларым берничә тапкыр шалтыратты.


- Фәләнне Казанга алып киткәннәр икән, хәле авыр ди, коронавирус икән.
Исем-фамилиясен әйтеп сөйлиләр. Шуннан "коронавирус белән Казанга алып киткән" кешегә шалтыраттым.
Чөнки мин ул кешене яхшы беләм.
Шунда ук телефонны алды. Кәефе шәп!
- Нишлисең? - дип сорадым.
- Парникта җир казыйм, - ди бу. - Кил, шашлык пешерәбез, - дип кунакка да чакырды әле.
- Поликлиникага барганың юктыр? - дип тә сорадым әле.
- Биш былтыр, барган юк!
Менә шулай, теләсә нәрсәгә ышанмагыз.
Иң мөһиме - күңел төшенкелегенә бирелмәгез! Нык торыгыз!


Арча хәбәрләре

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Менэ шул юк барга ышанмагыз дип кычкырганнар таратып йори дэ инде вирусны!

    • аватар

      Без имени

      0

      0

      Халыкны бердэм булып ,карантинда утырырга ондэу урынына ,юк бар язып ятасыз.