erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йөкле хатынның йөрәгенә операция ясаганнар

Башкортстан кардиохирурглары йөкле хатынның йөрәгендә катлаулы операция ясаган.

Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республика дәваханәләренә кайтарылган заманча җиһазлар белән катлаулы операцияләр башкарыла.
Пациент озак еллар тахикардиядән җәфа чиккән. Авыру йөклелек вакытында кискенләшә. Тикшерүдән соң, булачак әнине кардиоцентрга җибәрәләр.
Аның дәвалаучы табибы, республиканың кардиология үзәгенең бүлек мөдире Илдус Сәгыйтов үз командасы белән авыру хатынга электрофизиологик тикшеренү һәм радиоешлыклы катетер аблациясе үткәрәләр. Практика күрсәткәнчә, әлеге технология тахикардияне ябык йөрәктә минималь яра салу белән радикаль дәвалау мөмкинлеге бирә.
Гадәттә, операция башыннан ахырына кадәр рентгенконтроль астында уза. Тик бу очракта рентген нурлары яралгының сәламәтлегенә зыян китергә мөмкин булганлыктан, навигация системасын кулланырга карар ителә. Аның ярдәмендә өч үлчәмле сурәтләр компьютер экранына чыгарыла. Аппарат булачак әнинең дә, баланың да кан тамырларына һәм йомшак тукымаларына зыян китерүдән котылырга ярдәм иткән.
Йөкле хатын икенче көнне үк дәваханәдән чыгарылган.
Мондый катлаулы операция ясау мөмкинлеге ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында кертелгән "Сәламәтлек" гомумдәүләт проекты кысаларында мөмкин була.

Фото: bashinform.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Y-kle-hatinni-y-r-gen-operatsiya-yasagannar-195805/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X