erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәйкәлләрне саклау комитеты Арчада борынгы бинаны сүтүне туктатты

Арча районында яшәүчеләр мәдәни мирас объектында законсыз эшләр алып барылуы турында хакимият органнарына хәбәр иткән.

Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Арчадагы шәһәр ратушасы сыйфатында төзелгән борынгы бинаны сүтүне туктатты. Бинаның милекчесен һәйкәлне сүткән өчен җинаять җаваплылыгы хакында кисәткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына комитетның җитәкчесе Иван Гущин хәбәр итте.

«Комитет таләбе белән бинаны сүтү эшләре туктатылды. Бинаның милекчесе әлеге объектка карата шундый статус бирелүе турында белмәвен әйтә. Гәрчә, әле быелның сентябрь аенда ук аңа Арча районы башкарма комитетыннан бинаның статусы турында хәбәр итеп һәм анда эшләрне гамәлдәге закон нормалары буенча гына башкару мөмкинлеге хакында хат юллаганнар иде», - диде Иван Гущин.

Бина хуҗасы Фәрдия Закирова белдерү кәгазен 9 октябрьдә алган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моңа кадәр Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына туган якны өйрәнүче-тарихчылар эксперт төркеме әгъзасы Артур Тумаковтан мөрәҗәгать килгән булган. Ул, Арчада яшәүчеләр кебек үк, шәһәр хакимияте бинасының язмышына карата борчылуын белдергән.

Комитет хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне алу белән борынгы бинаның торышына контрольлек итү өчен Арчага юл тоткан. Алар бер төркем эшченең бинаның таш диварларын һәм түбәсен сүтү эшләре белән мәшгуль булуын күргән. Территориядә төзелеш техникасы эшләгән.

  • Арчадагы шәһәр ратушасы бинасы 1853 елда төзелгән. XX йөз башында бинаның беренче катында – хатын-кызлар училищесы, икенчесендә шәһәр думасы урнашкан булган. 1917 елның ноябрендә әлеге бинада Арча волостенда совет власте урнашуы хакында хәбәр иткәннәр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196918/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X