erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Йорт янындагы үләнне үзем чабам", яки Арча "глава"сының эш көне ничек уза?

Кызыклы һөнәрләр дә, кешеләр дә күп инде ул. Һәрберсе турында тулы бер роман язып булыр иде кебек. Без аларның эш көннәрен тасвирлаучы өр-яңа “Бер көн – бер герой” дигән проект башлап җибәрергә булдык. Беренче героебыз – Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ("Шәһри Казан").

 

Иртәнге сәгать җиде, мин Арча районы хакимияте бинасында басып торам. Бу вакытка килеп җитәр өчен 5тә юлга чыгасы булды. Шуңа күрә дә иң беренче күрешү белән Илшат Габделфәртовичтан нигә иртә эшкә йөрүе белән кызыксындым, район башлыгы бит, үзе хуҗа монда, теләгән вакытта килә ала кебек. Ул инде һәркөнне шулай киләм, чөнки йоклап ятсаң, бернинди нәтиҗәгә дә ирешмәячәкбез, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич та иртәнге җиденче яртыда эштә була, дип белдерде. Әле җитмәсә шимбә дә, хәтта якшәмбе дә эш урынына кагылып чыга икән.
–    Юлларда ничек соң, авырлыклар булмадымы? – дип Илшат Нуриев үзе миңа сорау бирде.
–    Юк алай, Аллага шөкер әйбәт кенә килеп җиттем, юлларыгыз да яхшы икән, – дигән җавап кайтардым.

–    Машиналар күп булмадымы дим әйтүем иде, алайса бездә бит зур проблема бар: Арча шәһәрендә яшәүчеләр, шулай ук авыл халкы да Казанга барып эшләп йөри. Яшерен-батырын түгел, аның бит хәзер механизатор яисә терлекче булып хезмәт куярга теләүчесе дә бик аз, күбесе башкалага барып, охранда утыруны кулайрак күрә, – дип күңелен тырнаган темасы белән бүлеште Арча районы башлыгы.

Ә бит, чыннан да, иртән килгәндә Казанга машиналар колонна белән баруына тап булдым. Иртән җитәкче документлар белән эш итә икән, электрон почтага да, болай килгәннәре дә җитәрлек. Әлеге минутларда прокуратурдан җибәрелгән хат белән танышып утырам, Казанныкылар күп, эш буенча булганнарын карыйм, халык та моң-зарларын язып җибәрә, кәгазьләрне үзең барлап чыкмасаң, кем аны минем өчен башкара, диде Нуриев. Кичә төштән соң басуларда урак өсте белән танышып йөргән, шунлыктан кайбер документларны бүген генә күргән.
–    Халык зарлары дигәннән, сез бит әле Инстаграмда шәхси сәхифәгезне алып барасыз, уңышлы дип әйтергә кирәк, анда да язалардыр инде? Үзегез җавап бирәсезме?
–    Үзем инде, кем утырсын тагын! Комментарийлар да язалар, директны да тутыралар, һәрберсенә җавап бирергә тырышам, әлегә нәрсә булса да әйтә алмаганнары буенча белгечләргә күрсәтмә бирәм, аннары инде тулырак итеп, хәлне аңлатам. Еш кына арчалылар җибәргән сигналлар буенча урынына барам, чөнки бөтен әйберне дә белеп бетереп булмый, ә үз күзләрең белән күргәч, хикмәтнең нәрсәдә икәнлеге аңлашыла. Халкыбыз актив, чишелә торган мәсьәләләр дә бар, авырлары да җитәрлек, кайберәүләр ачуланып та яза, рәхмәт әйтүчеләр дә күренә, кызыклары да булгалый. Менә бер көнне Бирәзә дигән авылдан бер ханым төнге 12дә су юк, савыт-саба юа алмыйм дип яза. Баксаң, 10да суны бетергән булганнар, сәбәбе дә бар, мин инде ул кешегә хәлне аңлатып бирдем, ахырда шаяртып кына хатын-кызга төнлә савыт-саба юарга ярамый, ялкаулыкка чыга дип әйтә иде минем әни дигән хәбәр җибәрдем, – дип көлдертте Илшат Габделфәртович.

Район башлыгы документлар белән эшләгән арада компьютерына күз төште, интернеты ачык иде. Яңалыклар белән танышамы, матбугатны карыймы – шуларны белешмичә булмый бит инде. Илшат Нуриев әйтүенчә, ул көн буена килеп чыга торган хәбәрләр белән дә таныша, газеталар да укый, әгәр арасында районга багышланган язмалар булса, аеруча проблемалы, аларга игътибар бирә. Шулай сөйләшеп торганда кабинетка инфраструктура үсеше бүлегеннән Рөстәм Гәрәев керде. Ул планда булган юл төзелеше, шулай ук программадан төшеп калган урамнан турында хәбәр бирде. Шунда бер нечкәлеккә тап булдым: район яисә шәһәр хакимияте  ниндидер торак пункта юлларны рәтлибез дигән очракта да, әлеге эш килеп чыкмаска мөмкин, монда җирле түрәләрнең дә гаебе юк. Әйтик, күпмедер суммага Арчадагы өч урамга ремонт ясамакчы булганнар, әмма материалларга бәя арту сәбәпле, шуның берсен генә калдырганнар. “Ә бит без халыкка вәгъдә бирдек, юл була дидек, республика ведомстволары программаларга үзгәреш кертә, кешеләргә моны ничек аңлатырга? Сеә әйттегез, урамыбыз матурлана дидегез, ә чынлыкта бернәрсә дә эшләнмәде, димәк урлыйсыз, шухыр-мухыр китерәсез, дип сөйлиләр. Мондый хәлләр еш булып тора, сәбәпләре дә төрле, ул очракларда халыкка аңлатырга тырышабыз инде”, – дип әйтеп куйды Илшат Габделфәртович.

 

Реклама

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сишәмбе район хакимиятендә халыкны кабул итү көне икән. Иртәнге 8дә башлык янына бер кеше керде. Ул авылындагы иске клубны сүтәргә кирәк дигән сүз белән килгән. Соңыннан исә үзенең капка төбендә ут баганасын куюны сорады. Шуннан соң Илшат Нуриев каядыр китәргә әзерләнә башлады. Баксаң, инстаграмда директка язган бер хәбәр буенча тикшереп кайтырга икән исәбе, дөрес язганнар микән. Халык утыра, артларыннан җыештырмыйлар, яшел зонада чирәмне чапмыйлар, дип зарланганнар. Район башлыгы белән машинасына утырдык та чыгып киттек. Бүген көндезге бердә “туры эфир” була, шунда кешегә җавап бирергә кирәк, шуңа карап кайтыйк, ди ул.
–    Миңа бу кешеләр берәр тапкыр язганнар иде инде, кул гына җитмәде, хәзер менә үз күзләрем белән күрергә кирәк дигән фикергә килдем.

–    Мөрәҗәгатьләр буенча шулай үзегез барып та кайтасызмы? – дип сорамыйча булдыра алмадым.
–    Ә нишлисең инде, миннән сорыйлар бит. Бөтен нәрсәне дә эшләп бетерергә мөмкинлегебез дә юк. Менә мин шәхси йортта торам, аның янына да чүп ташлап киткән вакытлар була, җирлектә печәне дә үсә, әмма мин аны үзем чыгып чабам. Район башлыгы булып берәүне дә чакырганым да юк, эш кушканым да юк.

–    Сез шулай печән чабып йөрисез мени? Район җитәкчесе бит, берәрәсенә әмер бирәсең, бар әле, чабып кил дип.
–    Ә нәрсәсе бар аның? Җиһазы бар, кул урынында, үзе бер рәхәт бит ул. Без бит авылда үскән кеше. Менә ял көнендә буш вакытта чыгып керәм. Чабып кына да бетереп булмый инде, бәлки кешеләр мондый эшләрдә үзләре дә бераз катнашырга тиештер. Бәлки бу очракта дөрес әйтәләрдер, чыннан да, күпкатлы йорт янын чүп баскандыр.

Тулысынча "Шәһри Казан" газетасының чәршәмбе санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X