erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әйттем бит мин сезгә! Ирем түзә алмыйча урамга чыгып китте.

-- Күрше хатыны керде, -- дип сөйли безгә шалтыратучы. -- Быел аңа 66 яшь тулды. Маскадан. Оратор кебек коронавирус турында сөйли башлады.

Берәүне дә ишетми дә. Үз туксаны туксан. Әйттем бит мин сезгә коронавирус куркыныч чир дип, ә сез ышанмыйсыз, әнә анда Испаниядә фәлән кадәр кеше үлгән, хәзер безгә килеп җитә, дип сөйләп китте бу. Ирем сүз әйтмәкче, тынычландырмакчы була, юк, кая ул, ишетми дә. Шуннан ирем түзә алмыйча бөтенләй урамга ук чыгып китте... Алай паникага бирелергә ярамый бит инде... Ул авыртуга сабышырга мөмкин бит. Тыныч булырга кирәк. Шулай дип языгыз да.

Безгә шалтыратучы хак әйтә. Артык хафага бирелергә ярамый. Психологлар да шуңа чакыра. Кешене паника бетерә... Хәзер коронавирустан ничек сакланасын беләбез. Тиешле кагыйдәләрне үтәп, кызыклы тапшырулар, фильмнар карап, сарымсак, суган ашап, лимон кулланып, күңел тарткан эшләрне башкарып,организмны чыныктырып, көнне үткәрергә кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барыбыз да исән--сау булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X