erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Югары Аты күпереннән йөк машиналарына йөрү тыела

Авария хәлендә булу сәбәпле Арча - Әтнә юлындагы Югары Аты күпереннән йөк машиналары йөрү тыелачак.

Бу турыда социаль челтәрләрдә хәбәр таралгач, без район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмовка мөрәҗәгать иттек.

- Дөрестән дә күпер авария хәленә килгән. Аннан йөк машиналары белән йөрү куркыныч. Тиздән анда ремонт эшләре башланырга  тиеш,- дип хәбәр итте ул.

Без күперне үзебез барып карарга булдык. Ерактан караганда бар да әйбәт кебек күренде. Әмма якынрак килгәч, күпернең нәкъ уртасында асфальтның шактый гына иңгән икәнлеген күрдек. Сәбәбен күпер астына төшеп карагач кына аңладык : бетон плитәләр астына салынган зур тимер торбалар сытылган булып чыкты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган гасырның 80нче елларында ук салынган күпер хәзерге заман авыр йөк машиналарына исәпләнмәгән булган күрәсең. Хәзер  йөге белән 50 шәр тонна килгәннәрк дә еш очрый бит.

Бик вакытсыз булган әле бу. Нәкъ урак өстендә хәзер үзебезнең Тукай хуҗалыгына да, әтнәләргә дә ашлыкны урау юлдан , я Чыпчык,  я Яңа Кишет аша ташырга туры киләчәк.

Дөрес, без барганда әле юл билгеләре куелмаган, машиналар да йөреп тора иде. Әмма бу озакка түгел дип ышандырдылар безне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X