erid:2VtzquqpS7d
Юл һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән
Арча яңалыклары

Юл һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән

Кичә көндез Яшел Үзәннең Сафоново - Помары автомобиль юлындагы участокларның берсендә берьюлы өч кешенең гомере өзелә

Беренчел мәгьлүматларга караганда,  Россиядә җитештерелгән Лада Гранта автомобиленең 43 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм Скания авыр йөк ташучы машина белән кара-каршы бәрелешә.

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның ике пассажиры һәлакәт урынында вафат була. Аларның берсенә 41 яшь, икенчесенә - 29 яшь була, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Хәзер юл-транспорт фаҗигасенең барлык шартлары һәм сәбәпләре ачыклана.

                                                                                   Фото: социаль челтәрләрдән

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/yashel-zn-yulynda-ch-keshene-gomere-zel


Нет комментариев