Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Юлларда атна ахырына кадәр бозлавык саклана

    Дүшәмбедән республика антициклон йогынтысында булачак, шуңа күрә явым-төшемнәр булмаячак.

    Шимбә һәм якшәмбе Татарстанда кар явуы көтелә. Республиканың аерым районнарында бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта ТР буенча Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    Мондый һава торышының сәбәбе - көнбатыш циклонының һәм аның атмосфера фронтларының йогынтысы. Шулай ук алар аркасында 28 ноябрьдә республика территориясендә буран көтелә. Бу көннәрдә температура төнлә -2...-8 градус салкын булачак, 28 ноябрьдә урыны белән 13 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Юлларда бозлавык», — диелә синоптиклар фаразында.

    Реклама

    Киләсе атнада явым-төшемнәр булмаячак, чөнки 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Татарстан антициклон йогынтысында булачак.

    Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/27-11-2020/tatarstan-yullarynda-atna-ahyryna-kad-r-bozlavyk-saklana-5788576

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: