erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрик

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында киңәшмә булды.

Татарстан Республикасының юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы булды ул. Утырышны комиссия рәисе урынбасары Шамил Гафаров алып барды.Киңәшмәдә ТРның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш дәүләт инспекторы Ленар Габдурахманов, ТРның ттранспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һ.б. катнашты.

Видеорежимда үткән утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәрәмов, ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин катнашты. Узган елга нәтиҗәләр ясалды. Кышкы чорда юлларны карау, юлларның сыйфаты, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү, бу теманы масса-күләм матбугат чараларынада яктырту һ.б. мәсьәләләр турында сөйләшенде. 

Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын яктырту буенча чыгыш ясагач, Шамил Хәмитович журналистлар хезмәтенә рәхмәт әйтте. Узган атнада республикада спиртлы эчемлек эчкән 264 кеше дәүләт инспекторлары тарафыннан тоткарланган. "Бу бик зур сан, -- диде Шамил Гафаров. -- салган баштан руль артына утыру ул кулга пистолет, корал тотып йөрүгә тиң. Аларны атна буе массакүләм коммуникацияләрдә күрсәтергә кирәк".

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча җитди сөйләшү булды.  Эчкән килеш юлда эләккән машина йөртүчеләрне төшергән видеорепортажларны телеграмм-каналга кую турында да сүз булды.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X