erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үз-үзеңә ярдәм ит һәм башкаларның гомерен саклап кал

10 һәм 11 мартта "Донор көне" узачак

Хөрмәтле райондашлар, оешма җитәкчеләре!

10 һәм 11 март көннәрендә Республика кан җибәрү станциясе белгечләре тарафыннан Арча районында "Донор көне" уздырылачак.

Кан алу 10 мартта Арча үзәк хастаханәсендә (Комсомол урамы, 32 йорт, 1 кат), 11 мартта Яңа Кенәр участок хастаханәсендә (Яңа Кенәр авылы, Крайняя ур., 49 йорт) 9.00 сәгатьтән башлана.

Донорлыкка 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр кабул ителә. Кан бирергә теләүчеләр алдагы көндә тозлы, әче, майлы, югары калорияле ризыклар ашамакска, алкогольле эчемләр кулланмаска тиеш. 

РФнең Хезмәт кодексының 186нчы маддәсе буенча, донорларга 1 көн ял һәм акчалата бүләк бирелә. Кан тапшыру пунктына килгәндә үзең белән паспорт һәм медицина битлеге булу мәҗбүри. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Донорлык - тормыштагы игелекле гамәлләрнең берсе. Үз канын бирүче донор, канының кемгә ярдәм итәчәген дә белмичә, күркәм адымга бара. Кеше гомерен саклау, яшәү мөмкинлеге бирүдә ярдәм итү - бәяләп бетергесез гамәл.  

Донорлыкны үстерүдә һәм гомерне саклап калуда уртак көчләребез безнең дөньяны баерак итәр, битараф булмаган барлык кешеләр өчен үрнәк булыр дип ышанабыз!

Барчагызга да ныклы сәламәтлек телибез һәм алдан ук рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X