erid:2VtzquqpS7d
«Зарница» на әзерлек башланды
Арча яңалыклары

«Зарница» на әзерлек башланды

Укулар узды

2026 елның 28–30 гыйнвар көннәрендә Яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерләү буенча Республика үзәге «Патриот» базасында Бөтенроссия хәрби-патриотик уены «Зарница 2.0»нең муниципаль этапларын оештыручылар өчен региональ судьялар мәктәбе узды.

Анда Арча районыннан Беренчеләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе Советы рәисе Лия Ильина, Арча мәктәпләре педагоглары Айрат Сәлахов һәм Ришад Сәйфетдинов катнашты. Алар уенның барлык этапларын практикада үтәп карады, методик тәкъдимнәрне, шулай ук «Зарница 2.0» уенын оештыру һәм үткәрүгә кагылышлы төп сорауларны үзләштерде.

«Зарница 2.0» уенының муниципаль этаплары 2026 елның 15 мартында старт ала.

Чыганак: Беренчеләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев