erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Үзе исән-имин кайткан кебек булды”

Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты халыктан сугыштан килгән хатларны, шәхси гаилә архивыннан фоторәсемнәрне җыя.

Арча һәм Әтнә районнарыннан Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар дип исәпләнгән һәм соңрак язмышлары ачыкланган сугышчылар исемлеге газетада басылып чыкканнан соң хәрби комиссар Алмаз Борһанов янына Яңасаладан әнисе Маһиҗәләл апа белән Рузия Рәхмиева килеп керә һәм Маһиҗәләл апа  аңа рәхмәт сүзләре белдерә. Исемлектә Маһиҗәләл апаның әтисе Минҗан Галимов исеме дә язылган була. Соңыннан Рузиянең үзе белән дә элемтәгә кердек.

– Әнинең әтисе дә, абыйсы да сугышта хәбәрсез югалган. Әлегә кадәр алар турында бернинди мәгълүмат булмаган. Исемлектә әтисенең исемен күргәч, әни сөенеченнән нишләргә белмәде. Сиксән елга якын вакыт үткән бит. “Үзе исән-имин кайткан кебек булды”, – дип елады әни. Түбән Новгородта һәлак булган ул, читтәге бер авылда. Күмелгән урыны да билгеле, – диде ул.

Барып күрергә уйламыйсызмы соң?

– Кая 87 яшьлек әнине ерак юлга алып чыгып китәсең. 22 сәгать барырга кирәк. Һәлак булган көне билгеле – 1 декабрь. Шул көнне Коръән ашы үткәрергә уйлыйбыз, Алла боерса. Аннан әни бер догадан калдырмый.  Абыйны гына табып булмады, – диде Рузия.

Арчадан якынча – 25212, Әтнәдән 3289 кеше сугышка киткән. Шуларның 14 меңнән артыгы һәлак булган, 11 меңе (Арча районыннан 8108 кеше) хәбәрсез югалган. Хәтер китабының 5нче томы шушы ике район өчен чыгарылган.

– 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепанов белән без соңгы тапкыр 27 июльдә Суслонгерда очраштык. Шуннан соң ул хәбәрсез югалганнарны эзләү буенча Арча районы белән эшләргә булды. Килешү төзедек, район башлыгы кушуы буенча акча күчерелде. Сентябрь-октябрь айларында гына да 75 кеше табылды. Эзләү дәвам итә, – диде Алмаз Борһанов.

– Табылган очракта күмелгән урынга бару мөмкинлеге бармы?

– Андый теләкләре булса, газетада чыккан исемлек белән килеп, безгә гариза язарга кирәк була. Шуның нигезендә без табылган урындагы хәрби комиссариатка хат язабыз. Җавап килгәч, кая, ничек барасын аңлатабыз.

– Барып төшкәч тә чит җирдә югалып каласың бит.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Урындагы хәрби комиссариат хәбәрдар була. Күмелгән урын хәрби комиссариаттан ерак булган очракта да ярдәм итәләр. Кабердән туфрак алып кайтып, мондагы зиратка әнисе каберенә салырга мөмкин.

– Теләге булганнар үз хисапларына барамы?

– Әйе. Биш гаилә барып кайтты инде. Мохтаҗларга, авыр хәлле гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Шуны да әйтеп китәсе килә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Белоруссиядән дүрт медаль килде. Берсе Иске Кырлайдан Әнвәр абый Камаловка, икенчесе Яңа Кенәрдән Мәсхүт абый Галиевка тапшырылачак. Калган икесе туганнарына бирелә.

– Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты халыктан сугыштан килгән хатларны, шәхси гаилә архивыннан фоторәсемнәрне җыя.

– Әйе, безнең Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат бу юнәлеш буенча эш алып бара. 21 фронттан килгән хат һәм сугышта катнашучыларның 1056 фоторәсемнәре бар инде. Монда сугыштан фотосурәтләр генә түгел, шул кешеләрнең сугышка кадәр, сугыштан соң төшкән фотолары булса да ярый.

– Бу нинди максатта эшләнә?

– Фотосурәтләр ахыр чиктә Мәскәүгә китә. Ветераннарга хөрмәт йөзеннән, Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында бердәм мәгълүматлар  базасы булдыру, “Истәлек юлы” галереясында терминаллар аша фотосурәтләрне карау мөмкинлеге тудыру максатында эшләнә. Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты тарафыннан 24520 фото җыелган инде. Фотолар һәм солдат хатларын Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатка китерүегезне сорыйбыз. Күчермәләре булса да ярый. Әйдәгез, бу эшкә актив кушылып, якыннарыбызның истәлеген мәңгеләштереп калыйк.

Гөлсинә Зәкиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X