Татарстанда, шул исәптән Арчада да, үзизоляция чорында урамнарда патрульләр көчәйтелде.
Президент кушуы буенча эшлэнде бу. Чөнки урамда йөрүләр күбәйде.
Районда хәл ничек тора?
Без район. эчке эшлэр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, плиция подполковнигы Фәнил Гайнетдинов белән сөйләштек.
-- Безнең мобиль группалар Арча шәһәрендә генә түгел, авылларда да сакта тора, -- дип сөйләде ул. -- Күбрәк Арча шәһәрендә эшлибез. Кичә, 10 апрельдә, махсус режим кагыйдәләрен бозучыларга ике беркетмә төзелде. Берсе яшүсмер, әти- әнисеннән башка ялгыз урамда йөри иде. Беркетмә аның әти, әнисенә төзелде. Бүген әлегә беркетмәләр төзелмәде.
Нет комментариев