erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Зөлфия Кәлимуллина: "Иң күп югары баллар рус теле буенча"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бердәм дәүләт имтиханнарының гомуми күрсәткечләренә анализ ясады.

Ул Бердәм дәүләт имтиханнарында иң югары балларны алучы чыгарылыш сыйныф укучылары булган мәктәпләрне билгеләп үтте, мактанырлык күрсәткечләргә ирешә алмаганнар да читтә калмады.

Безнең районда эшләр ничек тора? Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары                 Зөлфия Кәлимуллина белән әңгәмәбез шул хакта.

– Зөлфия Рифовна, быел Бердәм дәүләт имтиханнары гадәттәгечә үттеме, әллә үзгәрешләр булдымы?

– Быел имтихан материаллары интернет челтәре аша җибәрелде, имтихан барган аудиториядә үк  бастырылып укучыларга таратылды. Бүлмәләрдә IP-камералар урнаштырылган иде, җәмәгать күзәтүчеләре имтихан барышын онлайн режимда карадылар. Шулай ук һәр имтиханда сыйныф бүлмәләрендә дә күзәтүчеләр булды.

– Брифингта республика мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре белән таблицаларда чагыштырып таныштырдылар. Арча районының күрсәткечләре “яшел” белән билгеләнгән иде. Димәк, безнең район уңай нәтиҗәләр күрсәтте?

– Барлык 11 сыйныфны тәмамлаучылар рус теле һәм математика буенча имтиханнарны тапшырып, аттестат алды. 9 фән буенча нәтиҗәләр республиканыкыннан югарырак яки шул дәрәҗәдә. Бу математика (профильле), җәмгыять белеме, физика, тарих, биология, химия, инглиз теле, әдәбият, география. Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча күрсәткеч республиканыкыннан түбәнрәк.

– Йөз балл җыйганнар бармы?

– Берәү. Бишенче гимназиядән Камилә Хәйретдинова рус теленнән 100 балл җыйды. 138 укучының төрле фәннәр буенча баллары 80нән югарырак. Иң күп югары баллар рус теле буенча. Әмма  рус теле, шулай ук информатика, география буенча баллар узган елгы уку елы белән чагыштырганда түбәнрәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кайсы мәктәпләр укучылары яхшы әзерләнгән?

– Уртача баллардан чыгып әйткәндә, математика (профильле), физика буенча ел саен Ашытбаш мәктәбе югары күрсәткечләргә ирешә. Рус теле буенча Курса-Почмак, шул ук Ашытбаш, Арчаның беренче мәктәпләре укучыларының баллары иң югарылар.

– Быел районда мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар күпме?

– 31 кеше алтын медальгә тәмамлар дип көткән идек. Тик Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча берсе бу исемлектән төшеп калды. Ул рус теле һәм математика буенча имтиханнардан 70 балл да җыя алмады.

– Нинди фәннәр буенча күбрәк имтихан тапшыралар?

– Рус теленнән – 183, математикадан (база өлеше) – 107, профильле математикадан  – 78, җәмгыять белеменнән – 52, биологиядән – 55, химиядән – 48, физикадан 31 укучы тапшырды. Инглиз теле, информатиканы – 16, тарихны – 21, географияне 3 кеше генә сайлаган иде.

– Бердәм дәүләт имтиханнарын татар телендә тапшырырга теләүчеләр булмадымы?

– Юк, быел андыйлар булмады. Барысы да имтиханнарны рус телендә бирде. Шулай да 33 бала (9 сыйныф) татар теле һәм әдәбиятын сайлап алып, имтихан тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X