erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзләре ясаган сыраны эчеп үлгәннәр

ЮАРның Оушен шәһәрендә бер гаилә йорт шартларында әзерләгән сыра эчкәннән соң үлгән. Бу хакта Daily Mail яза.

54 яшьтәге Мелвин Африканер һәм аның 50 яшьлек хатыны  Винни имбирдән ясалган сыра эчкәннәр һәм үзләрен начар  хис иткәннәр. Ир дә, хатын да соңрак реанимациягә озатылган, әмма дәваханәдә аларны коткарып кала алмаганнар.

Дәваханә хезмәткәрләре каза күрүчеләрне коткару мөмкин түгел иде дигәннәр. Африканерның  туган тиешле кешесе исә гаиләнең сырага спирт кушуын сөйләгән. Ир белән хатынның нәкъ сыра эчеп үлүен раслар өчен полициядә мәетләрне ярдыру процедурасын көтәләр.

ЮАР президенты Сирил Рамафосның коронавирус таралуны туктату максатыннан алкоголь белән тәмәке сатуга кертелгән чикләүләр  аркасында илдә йорт шартларында сыра кою популярлашып киткән. ЮАР халкы бу эчемлекне имбир һәм ананас кушып әзерли икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/zl-re-koygan-sira-echep-lg-nn-r-280194/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X