Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак

    Билгеле сәбәпләр аркасында ул быел да онлайн-форматта үза.

    3-7 ноябрь көннәрендә республикада «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак.
    Билгеле сәбәпләр аркасында ул быел да онлайн-форматта үза.

    Дөньядагы вәзгыятьне исәптә тотып Роспотребнадзор таләпләрен үтәгән очракта һәр оешма үз хезмәткәрләре белән Офлайн мәйданчыклар да оештыру каралган. Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәдәният идарәсе", "Мәгариф идарәсе" учреждениеләре "Этнографик диктант"ны әлеге тәртиптә язачаклар.

    Диктантта теләгән һәр кеше катнаша ала. Биремнәр www.miretno.ru. сайтында 3 ноябрьдә төнге сәгать 00.01дә басылачак. Утыз биремнең егерме – федераль, унысы төбәккә караган булачак. Биремнәрне эшләргә 45 минут вакыт бирелә. Катнашу турындагы сертификатны да биремнәрне эшләп тапшыргач ук алырга була.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: