erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Алар дөньяның ачысын-төчесен татыган

1991 елдан илебездә Өлкәннәр көне уздырыла. Олыгаю, картаю табигый хәл. Бөтен кешегә дә килә ул. Беркем дә теләп, чакырып китерми аны.

Акрын, салмак, әмма ышанычлы адымнар белән килә ул. Картлык һәрберебезне көтә.  Пенсия яшенә җиттеңме, син инде, өлкәннәр исемлегенә керәсең.

Безнең Яңа Кенәр авылында 715 пенсионер яши. Шулар арасыннан 90 яшьне узган 12 кеше бар. 80 белән 90 арасында 79 ветеран. Бөек Ватан сугышы ветераннарының исәннәре юк инде. Бөек Җиңүнең 77 еллыгын Яңа Кенәр авылында митингта катнашып, Арчада парадында булып, Мидхәт абый Сәфәров быел 10 июньдә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Илебездә сугыш ветераннары сафы көннән-көн азая бара. Нинди зур районыбызда да алар алтау гына калды. Яңа Кенәр авылында тыл ветераннары 12 кеше. Тәрбиягә, карауга мохтаҗ 48 пенсионерга социаль хезмәткәр билгеләнгән.

1991 елдан торгынлык елларында банкротлык кичереп, оешмалар ябылу сәбәпле 298 пенсионерның лаеклы ялга чыккан эш урыннары юк.

Бүгенге өлкәннәребез – ил белән бергә бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы бала чагы булмаган, аны сугыш тартып алган.

Сугыш елларында тормыш бигрәк тә авыр була. Ачлык-ялангачлык. Сугыштан соң да хәерчелек хөкем сөрә. Авыл җирендә яшәүче колхозчыларның тормышлары аеруча авыр була. Төрле салымнар, заемнар түләттереп азаплыйлар. Бушка таякка эшлиләр. Ел буе эшләгән хезмәт көненә көзен уңыш җыеп алгач, икмәк бирәләр. Сугыш чоры баласы, ветераныбыз Рифат Габидуллин 2019 елда “Бер капчык арыш” исемле китап бастырып чыгарды. Яшүсмер егеткә ел буе тимерчелектә эшләгәненә бер капчык арыш бирәләр. “Өйгә күтәреп кайткач, гарьлегемнән качып еладым”, – дип яза ул китабында. 1962 елда гына колхозчыларга бер хезмәт көненә 5 тиен акча түли башлыйлар.

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан өлкәннәр картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Аларның батырлыкларын онытырга ярамый.

Әби-бабайлар бүгенге көнгә, тормышка бик шөкер итә. Без күргәнне балаларыбызга, онык-

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ларыбызга күрергә язмасын диләр. Алар дога, намаз саен илләребез, күкләребез берүк тыныч булсын, сугышлар гына булмасын дип телиләр.

Ләкин бик үк имин, тыныч түгел дөньялар. Татарстаннан да Украинадагы махсус хәрби операциягә ир-егетләр китәләр. Алар кемнәрнеңдер газиз балалары, ирләре, әтиләре. Ватан чикләрен якларга киткәннәр тизрәк исән-сау якыннары янына әйләнеп кайтсыннар.

Өлкәннәребез хөрмәтенә Яңа Кенәр мәдәният йортында концерт булды. Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин, район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина ветераннарга исәнлек-саулык, балалар бәхете, тыныч тормыш теләделәр. Ул көнне һава торышы да әйбәт булды. Аяз, бик матур көн иде. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре ялыктырмый торган, эчтәлекле, бик матур концерт оештырды. Очрашу өч сәгать дәвам итте. “Ярый килгәнбез әле, әйбәт булды”, – дип сөйләшә-сөйләшә таралыштылар.

Хөрмәтле ветераннар! Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы, тигезлек, корычтай нык саулык-сәламәтлек телим. Балаларыгызның, оныкларыгызның да игелеген күреп яшәргә язсын. Тормышыгызга ямь өстәп, авырмый яшәвегезне, озын гомер телим.

Габделбәр Сабиров,

Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X