Дөрестән дә, авылдашлар белән җылы бер очрашу булды ул.
Айван авыл мәдәният йортында Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне уңаеннан күркәм Авыл көне булып узды. Авылдашлар белән очрашуда авылыбызның талантлы үзешчәннәре катнашты.
Афәрин! Алар моңлы, дәртле җырлары, күңелле биюләре, нәфис сүзләре белән авылдашларыбызны, кунакларны сөендерделәр!
Кичәне авылдашыбыз Рәдиф Исмәгыйлев башлап җибәрде. Авылдаш үзешчәннәребез Светлана Хаҗиева, Гөлнар Шәмсетдинова, Диләрә Сөнгәтуллина, Ләйсән Ялаева, Нурзия Вәлишева, Фәүзия Гайнуллина, Ленар Биктимеров менә дигән ял бүләк иттеләр. Кунак егет Денис Лексин да матур җырлавы белән бәйрәмне күтәреп җибәрде.
Айван авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Радуга" бию төркеменә даими йөрүче яшь кызлар "Хыял" иҗат төркеме белән берлектә "Дуслык белән көчле без" исемле флешмобта катнаштылар. Чара дәртле дискәтүк белән тәмамланды.
"Татарстанда җәй!" проекты кысаларында узган матур кич булды ул. Очрашуны мәдәният йорты директоры Рәмзия Миннәшәева һәм сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина алып бардылар.
Исән-сау булыйк! Киләсе очрашуларга кадәр!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев