Бик канәгать булып кайттык. Дания Фәхриева яза.
Куптән тугел генә Үрнәк җирлегенә кергән авыллардан бер төркем ветераннар, пенсионерлар белән театральләшкән тур оештырылган иде. Ул сәяхәтебез тулысынча бөек шагыйребез Тукайга багышланды. Мондый сәяхәтләр тагын да оештырылсын иде, дип таралышкан идек.
Менә теләкләребез чынга ашты. Шул ук төркем белән (өлешчэ генә үзгәргән) район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия житәкчелегендә Әтнә дәуләт драма театрына Ркаил Зәйдулланың "Кызлар карый ярыктан" спектакленә бардык. Комедиянең бер үзенчәлеге – анда бары тик хатын-кызлар гына катнаша. "Спектакль нинди темага?" дигәндә, өлешчэ авылларның бетүен кисәтә кебек.
Бетеп барган авылда карчык-корчык арасында зур бер авторитет булып яшәп яткан Мәннан агайга инсульт булган һәм бераз рәтләнә башлагач («стабильно» дип бәяләнгәч) аны хастаханәдән өенә кайтарганнар. Спектакльнең буеннан-буена авыл карчыклары Мәннан карт өчен борчылып мәш киләләр. Э тамашачы көлә-көлә шуны тамаша кыла. Спектакльдэ чәчрәп торган уңай һәм тискәре геройлар юк. һәркем үзе теләгән геройны үзе өчен уңай яки тискәре дип игълан итеп, үзе теләгән мәгънәләрне чыгара ала. Миңа калса, бу әсәр бүгенге көннең иллюстрациясе. Персонажлар һәрберсе таныш кебек, аларның прототиплары һәрбер авылда яшәгән апайлар-түтәйләр.
Әлеге карчыклар аша драматург китеп барган чорны тасвирлый һәм нәрсә югалтуыбызны күрсәтә булса кирәк. Һәрбер татар карчыгы белән бергә кисәк-кисәк булып чор китә.
Һәрбер уйнаучы профессионал, шуңа әбиләр матур итеп бииләр дә, матур итеп җырлыйлар да. Театрга яна гына эшкә кайткан ике яшь актриса бу спектакльдэ беренче рольлэрен башкардылар.
Артистларның яратып уйнавына, тамашачының рәхәтләнеп тамаша кылуына караганда, Әтнә театры бу спектакльне унышлы куйды диясе кала.
Аларга алга таба да ижат унышлары телибез. Безне шулай оештырып алып баручыларга, Әтнә драма театрына зур рәхмәтебезне белдерэбез.
Дания Фәхриева, Кече Төрнәле, башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев