erid:2VtzquqpS7d
Арча  агросәнгать көллияте хезмәткәрләре бадминтонны оста уйный!
Сезнең хатлар

Арча агросәнгать көллияте хезмәткәрләре бадминтонны оста уйный!

Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган төрле чаралар уздырыла башлады. Шуларның берсе – 9 гыйнварда көллиятнең профсоюз комитеты тарафыннан оештырылган бадминтон ярышы.

Ярышлар көллият филиалларында эшләүче хезмәткәрләр арасында узды. Нәтиҗәләргә килгәндә, хатын-кызлар арасында 1нче урында Лилия Фазуллина, 2нче – Гөлнара Гафурова, 3нче урында Раймә Фәсхетдинова, ир-егетләр арасында 1нче – Дамир Нәбиуллин, 2нче – Ринат Зәйдиев, 3нче урында Нияз Әхәтов. Җиңүчеләргә грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.   

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев