erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчага Пермь өлкәсеннән кунаклар килде

Арчага Пермь өлкәсе Барда районыннан кунаклар килеп китте.

 

  Кунакларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров һәм милли мәгариф буенча методист Энҗе Мостафина Арчаның 6 нчы мәктәбе  коллективы белән бергә каршы алды.

Мәктәп директоры Дамир Мостафинның сәламләү сүзләреннән соң мәктәп буенча сәяхәт оештырылды. Кунаклар татар, инглиз телләрендә үткәрелгән рәсем, технология, информатика дәресләрендә булдылар. “Сәяр” мәктәп театрлары бәйгесендә җиңү яулаган “Күңелле сәхнә” түгәрәге тарафыннан куелган Галиәсгар Камалның “Беренче театр” спектаклен карадылар.

Бу очрашу Пермь өлкәсенең Барда районы Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев ис. Сараш мәктәбе һәм Арчаның 6 нчы мәктәбе коллективлары өчен әһәмиятле иде. Ул көнне әлеге ике уку йорты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Районыбыз кунаклары шул ук көнне Арчаның 2 нче мәктәбенең хәрби-патриотик эшчәнлеге белән дә танышты. Монда алар игътибарына эчтәлекле күргәзмәләр һәм укучылар тарафыннан куелган  әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителде.

Кунаклар 5 нче, 6 нчы, 9 нчы балалар бакчаларында да булдылар. Арча шәһәренең 5 нче балалар бакчасы һәм Пермь өлкәсенең Барда районы 3 нче балалар бакчасы арасында да, үзара ярдәмләшеп, аралашып тору максатыннан килешү төзелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кунакларыбыз дөньяда бердәнбер булган “Әлифба музее”нда һәм Яңа Кырлай авылындагы Г.Тукайның музей комплексына сәяхәт кылдылар, һич онытылмаслык истәлекләр тупладылар.

Менә шундый эшлекле очрашу булды.

Эльмира Газизова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X