erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Балачакка алып кайттыгыз

Рәхмәт сезгә, укытучылар!

Балачакка алып кайттыгыз

Урта Пошалым мәктәбендә зур бәйрәм булып узды. Очрашу “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталды. Җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров та кайтты. Ветеран укытучылар, якташыбыз Даниял Сафин, шагыйрә, галим “Мәдәни җомга” гахзетасында эшләүче Илмира Сираҗиева, “Сираҗи сүзе” газетасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи да бар иде. Очрашу концерт номерлары белән аралаштырып алып барылды.

--Минем авыл белән элемтәне өзгәнем юк, -- дип сөйләде Рөстәм Закиров.

Авылдаш җырчыбыз үзенең гадилеге, тәрбиялеге белән авыл халкы алдында абруй казанды. “Пошалым чаналары” җыр фестивален оештырырга гына да күпме тырышлык, чыгымнар кирәк. Афәрин, Рөстәм!

Сүзне Күлтәс кызы 4 бала әнисе Илмира Сираҗиева дәвам итте. Шигырьләрен китап итеп чыгарырга әзерләнүен дә ишеттек без.

Биектау районы Ташлы Кавал авылы егете, “Сираҗи сүзе” гәҗитенең баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи үзенең әңгәмәсен һәркемгә якын, әмма дә авыр темадан башлады. Нинди зур мәктәптә 28 генә бала укуы турында борчылып әйтте ул.

--Барыбыз да авылда татар мәктәбендә укып чыктык, ләкин югалмадык, -- дип сөйләде. – Олы юлга кадәр галош, аннан туфлиләр киеп китә идек.

Соңыннан укытучылар коллективы Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен уйнадылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Очрашуга безне укыткан ветеран укытучылар Күлтәстән татар теле укытучысы Наилә апа, Түбән Пошалымнан Роза апа, математик Габделфәрт абый, Роза апа, химик Рауза апа килгән иделәр.

Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Үзебезне укыткан укытучыларны күргәч, күзләргә яшьләр килде. Тәрәзәдән иске мәктәп нигезе күренеп тора. Шушы очрашуда булырга тиешле укытучыларны барлыйм. Сыйныф җитәкчесе физика укытучысы Ринат абый, химиядән укыткан Рәшидә апа, Нурзадә апа, Рафаэл абый... Урыннары җәннәттә булсын.

Исәннәрдән -- бүгенге көндә галим, тарих белгече Рәшит Галләмов, Фәрит Вафин, Рафия апа, Рәшит абый, Рәгыйб абый һ.б.

Ике катлы агач мәктәп, янәшәдә таш мәктәп. Эх, күңелле балачак, мәктәп еллары. Алмагачлы бакча, күлле җиләк—җимеш бакчасы, кое, тир. Хатирәләр...

Рәхмәт сезгә мәктәп, укытучылар. Бик матур кичә оештырдыгыз. Балачакка алып кайттыгыз...

Гөлгенә Гыйниятова.

Югары Пошалым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X