erid:2VtzquqpS7d
«Җәяүле» профилактик чарасы башлана
Арча яңалыклары

«Җәяүле» профилактик чарасы башлана

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсы юл кагыйдәләрен төгәл үтәсә, күп кенә бәхетсезлекләрне булдырмый калырга мөмкин.

28 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр Татарстанда «Җәяүле» махсус профилактик чарасы уздырыла. Аның төп максаты – җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм юлларда иминлекне арттыру.

Чара барышында ДАИ хезмәткәрләре җәяүлеләрнең һәм транспорт чаралары йөртүчеләренең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен контрольдә тотачак. Аерым игътибар җәяүлеләр кичү урыннарында йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүенә, шулай ук җәяүлеләрнең юлны тиешле урыннардан чыгуына юнәлтеләчәк.

Көннәр кыскарып, караңгы вакыт арту сәбәпле, җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә аеруча игътибарлы булырга, киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш ителә. Алар йөртүчеләргә җәяүлене вакытында күрергә ярдәм итә.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев