erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан илкүләм проекты кысаларында «Яшьләр мохите» архитектура хакатонын уздырачак

Катнашучыларны практик архитекторлар кураторлыгында белем бирү программасы көтә

17-21 октябрьдә Татарстанда «Яшьләр мохите» архитектура хакатоны узачак. Чарада катнашырга бөтен Россиядән студентлар һәм яшь белгечләр: архитекторлар, дизайнерлар, социологлар, урбанистлар һәм продюсерлар чакырыла.

ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биш көн эчендә катнашучыларга Бөгелмә, Алабуга, Шәмәрдән, Лаеш һәм Столбище өчен Яшьләр пространстволары концепциясен эшләргә туры киләчәк.

Катнашучыларны практик архитекторлар кураторлыгында белем бирү программасы көтә. Чараның төп мәйданчыгы «Адонис» Казан креатив кластеры булачак. ТУЛЫРАК


Нет комментариев