Юлларда сак булыгыз
Арчада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Тоннель» профилактик чарасы узды.
Чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелде.
Рейд вакытында транспорт чарасын исерек хәлдә идарә итүчеләр ачыкланмады.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне төгәл үтәргә, юлларда игътибарлы һәм җаваплы булырга чакыра.
Нет комментариев