erid:2VtzquqpS7d
Хәсәнә әбине котладылар
Арча яңалыклары

Хәсәнә әбине котладылар

Хәсәнә Кашаповага - 95 яшь

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрдәнова 28 сентябрьдә Шекә авылында яшәүче Хәсәнә Кашапованы 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов та үз бүләген алып килгән иде. 

Кашапова Хәсәнә Кашафетдин кызы 1931 елның 28 сентябрендә Шекә авылында гаиләдә беренче бала булып туа. 1937 елда беренче сыйныфка укырга керә. Аңа 10 яшь булганда сугыш башлана. Авыр вакытлар башланды, шуңа күрә кайчакта хәтта мәктәпкә дә бара алмадым, чөнки әти-әниемә ярдәм итәргә туры килде.

7 сыйныфны тәмамлагач, "Көрәш"колхозы фермасына бозау караучы булып урнаша. 1986 елда пенсиягә чыкканчы ул "Северный" совхозында сыер савучы булып эшләгән. 1959 елда кияүгә чыга, ике бала (бер кыз һәм бер малай) тәрбияли. Улы Яңа Кенәр авылында яши,  Кызы Шекә авылында яши. Хәзерге вакытта Хәсәнә Кашапова кызы Нурсана һәм кияве Борхан гаиләсе белән Шекә авылында яши. 4 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар.


Нет комментариев