Шагыйрьгә иҗат уңышлары, илһамлы көннәр һәм яңа әсәрләр телибез! Һәм туган көне белән котлыйбыз.
Хәсәншәехта яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрь Тәбрис Фәхретдиновның «Гади генә...» дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.
Тәбрис Фәхретдинов – сүз кадерен белгән, көндәлек тормыш күренешләреннән дә тирән мәгънә таба алган иҗатчы. Китапның исеме дә очраклы түгел – «Гади генә...». Әмма бу гади сүзләр артында авторның бай күңел дөньясы, тормышка карашы һәм уй-хисләре чагыла.

Җыентыкта туган якка мәхәббәт, ата-анага хөрмәт, саф мәхәббәт хисләре, тормыш фәлсәфәсе, милләт язмышы өчен борчылу кебек темалар урын алган.
Тәбриснең күп кенә шигырьләренә танылган композиторлар көй язган. Әлеге җырлар үзешчән сәнгать коллективлары белән генә түгел, республиканың күренекле җырчылары башкаруында да яңгырый.
«Гади генә...» китабына тупланган шигырьләр – авторның күңел көзгесе. Алар укучыны Тәбрис Фәхретдиновның эчке дөньясы, уй-фикерләре һәм хисләре белән якыннан таныштырыр, күңелләргә матурлык һәм җылылык өстәр.
Нет комментариев