erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Соңгы колонна

Соңгы колонна чыгарылганга 31 ел.

               “Соңгы колонна”га  31 ел

Түбән Аты мәктәбенә Әфганстанда хезмәт итеп кайткан бабам (әниемнең әтисе) Рәфкат Сибгатуллинны һәм  Рамил абый Җаббаровны очрашуга чакырдык.

            Рәфкат Сибгатуллин 1961 елда Урта Аты авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Үрнәктә шоферлыкка укый. 14 яшь булганда әтисе үлеп киткән. Яшьтән үк тормыш авырлыгын үз җилкәсендә татыган ул. 18 яшендә армия сафларына алалар. Ул Үзбәкстанның Термез шәһәреннән Әфганстанның төрле шәһәрләренә товар ташуда катнаша. Кече сержант дәрәҗәсендә  автомобиль  батальонында хезмәт итә. 1982 нче 5 июлендә  исән-сау туган авылына әйләнеп кайта.

           Рамил абый да  Әфганстанда булган  вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты, балаларга теләкләр юллады.

            Кунакларны тыңлаганна соң бишенче сыйныфтагы  барлык укучылар чыгыш ясадылар, аннары әфганчыларга үзебез  ясаган истәлекле бүләкләрне тапшырдык. Соңыннан “Соңгы колонна” дип исемләнгән квест-уенда катнаштык. Җиңүче командалар диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Онытылмас очрашу булды ул, мин Әфганстанда хезмәт иткән бабам, авылдашларыбыз белән горурланам.

 Илназ Сибгатуллин,

 5 нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X