erid:2VtzquqpS7d
Кыска вакытлы яллары бергә туры килгән
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы

Кыска вакытлы яллары бергә туры килгән

Очрашу күңелле узган

Мәмсә авылыннан Фирдус Хәйруллин һәм  Ташкичү авылыннан Рәмис Бәдриев махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Берничә тапкыр ялга да кайтып киттеләр. Һәрберсендә диярлек алар белән очрашулар оештырылды.

Хәзерге вакытта да Рәмис белән Фирдүс якыннары белән. Бу юлы аларның кыска вакытлы яллары бергә туры килгән.

- 8 март бәйрәмен билгеләп үткәндә һәм ураза ае ифтарында икесе берьюлы безнең арада. Алар икәү булгач, табыныбыз тагын да күркәм, күңелле булды. Очрашу, аралашу минутларын озынайту өчен кичәбезне  ифтардан соң  китапханәдә дәвам иттек. Үзара аралашу, сорауларга җавап бирүләр, киләчәктә тынычлык булуын сорап догалар кылулар - очрашу шулай үтте, - дип яза Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев