erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

13 процент салымны ничек кайтарырга?

Күпләрегезнең ишеткәне бардыр, әгәр дә кеше рәсми рәвештә эшли һәм эш бирүче аның өчен салым түли икән, бу гражданин кайбер түләүле хезмәтләр өчен 13 процент салымны кайтарып алырга хокуклы.

 

Әлеге хокуктан лаеклы ялдагы кешеләр дә файдалана ала

Салымнар буенча консультант Энҗе Хафизова 13 процент салым кайтару буенча кайбер сорауларга җавап бирде.

– Энҗе, салым түләүче кайсы очракларда 13 процент акчаны кире кайтара ала?
– Рәсми рәвештә эшләгән һәм салым түләгән гражданин торак сатып алса, түләүле медицина хезмәтеннән файдаланса, белем бирү өлкәсендә түләүле хезмәтләрдән файдаланса, 13 процент салымны кире кайтарып алырга хоуклы.
Милек дигәндә без фатир яисә бүлмә сатып алу, йорт салу яисә әзер йортны сатып алуны күздә тотабыз. Шулай ук йорт төзер өчен җир алган очракта да салым кайтарырга була. Бу сумма 260 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Моннан тыш, милек сатып алу яисә йорт салу өчен ипотека рәсмиләштергән очракта, кеше түләнелгән процентлардан 390 мең сумга кадәр акчаны кайтарырга хокуклы.
Түләүле медицина хезмәтләрен карасак, бу очракта кеше үзе өче генә түгел, ә ире/хатыны, әти-әнисе һәм 18 яше тулмаган балалары өчен дә салымны кайтарырга хокуклы. Сүз түләүле медицина хезмәте хакында гына бармый. Табиб кушуы буенча сатып алынган дарулар өчен дә 13 процент кайтарырга була. Бер елга аның күләме 15600 сум булырга мөмкин.
Уку өчен түләгәндә дә ел саен 15600 сумга кадәр салымны кайтарып алу мөмкинлеге каралган. Балагызның укуы өчен түлисез икән, аңа 24 яшь тулганчыга кадәр салымны кайтару хокукыгыз бар.

– Ипотека кредиты буенча 13 процент кайтару ничегрәк башкарыла?
– Моның өчен кредит алынганда килешүдә ул акчаның торак сатып алырга тотылачагы язылуы шарт. 2014 елдан алып түләнелгән процентлардан салым кайтару буенча чикләүләр кертелде. Кеше хәзер 390 мең сумнан да артыграк салым кайтара алмый, ягъни процентлар 3 миллион сумнан гына кайтарыла.  Әгәр дә ипотека буенча түләнелгән процентлар күләме 3 млн сумнан азрак икән, ул чагында калган акча “яначак”.
Әгәр дә милек 2014 елга кадәр сатып алынган булса, ул чагында ипотека процентларыннан салым кайтаруга кагылган чикләүләр юк.

– Милек сатып алганнан соң 13 процент салымны кайтару өчен нинди документлар таләп ителә?
– Бу очракта берничә төрле документ таләп ителәчәк. Бу – салым кайтарырга ниятләгән кешенең паспорт мәгълүматлары, 2-НДФЛ формасындагы белешмә, сату-алу турында килешү кәгазе, кредит турында килешү, сатучының акчаны кулына алуы хакында документ (расписка), әгәр дә ир белән хатын милекне бергәләп сатып алган икән, никахны теркәү турындагы  таныклык, банк реквизитлары таләп ителәчәк.

– Быел кайсы еллар өчен салымны кайтарырга мөмкин?
– Салым түләгән кеше 13 процент салымны кире кайтару өчен соңгы өч елга декларация тапшыра ала. Димәк быел 2019, 2020 һәм 2021 ел өчен салымнарны кайтарырга мөмкин.
Милеккә килгәндә, монда бераз үзгәрешләр бар. Әгәр дә кеше милекне 4 ел элек сатып алган икән, димәк аның 13 процентын кайтару инде мөмкин түгел, дип уйлый кайберәүләр. Бу дөреслеккә туры килми. Чынлыкта милекне 10 ел элек сатып алган булсагыз да 13 процентны кайтару хокукыгыз бар.

– 3-НДФЛ декларациясе тутырмыйча гына 13 процент кайтарырга буламы?
 – Узган елның 21 маеннан алып салым кайтару тәртипләрен гадиләштерделәр. Бу торак сатып алу һәм ипотека түләүгә бәйле салымнарга кагыла. Шулай ук операцияләр һәм шәхси инвестицияләр счеты буенча да гадиләштерелгән юл белән салым кайтарып була. Моның өчен 3-НДФЛ таләп ителми, бары тик Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетыгызны булдыру да җитә. Салым кайтару өчен кирәкле мәгълүматны салым хезмәте вәкилләре сезнең белән эшләгән банклардан ала. Дөрес, әлегә бу процесска барлык банклар да кушылмаган. Тагын бер мөһим әйбер: гадиләштерелгән юл белән салым кайтару 2020 елдан алып башкарылган килешүләргә генә кагыла.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Эшләүче кешеләрнең салым кайтара алуы аңлашылды. Ә пенсиядәге кешеләрнең мондый мөмкинлеге бармы?
– Пенсиядә булганнар да торак сатып алган очракта 13 процент салымны кайтарырга хокуклы. Дөрес, барысы да түгел.
Әгәр дә ул эшли торган пенсионер икән, салымны башка кешеләр кебек үк кайтара ала.
Эшләми торган пенсионер, пенсиядән тыш нинди дә булса керем алган очракта  (милкен саткан яисә арендага биреп торган булуы бар) ул чагында шулай ук салым кайтарырга хокуклы.
Әгәр дә пенсионер милек сатып алганчыга кадәр алдагы 3 елда эшләгән булган икән, андый кеше дә салым кайтарырга дәгъва кыла ала.

Укучы соравы
– Йортыбызны 2016 елда төзедек. Эшне ел саен алыштырырга туры килде. Тик һәрвакыт бюджет өлкәсендә эшләдем. Мин бер ел өчен генә салым кайтара аламмы, әллә инде берничә ел өчен дә мөмкинме?
Салымны соңгы 3 ел өчен кайтара аласыз. 2020, 2021 еллар өчен 2-НДФЛ белешмәләре салым хезмәте сайтында урын алган. Ә соңгы ел өчен белешмәне эш урыныгыздан алырга кирәк булачак.

– Ипотеканың процент өлешен ипотека буенча кредитны япкач кына алып буламы?
Әгәр дә сез милек буенча 13 процент салымны кайтаргансыз икән, ул вакытта ипотека ябылмаса да, түләнелгән процентлардан салым кайтарырга мөмкин.

– 2021 елда йорт сатып алдык. Салымны быел кайтарырга мөмкинме?
Сезнең йортны теркәү 2021 елда узган икән, димәк, әйе, салым кайтарырга була.

– 2021 елда түләүле клиникада КТ уздым. Мин 13 процент салымны кайтара аламмы?
Әйе. Моның өчен сездән 2021 ел өчен 2-НДФЛ белешмәсе, медицина хезмәтенең күпме торганлыгы хакында белешмә (аны клиникадан алырга кирәк), медицина хезмәте күрсәтү буенча килешү һәм банк реквизитларыгыз кирәк булачак. Чеклар таләп ителми.

– Спорт белән шөгыльләнгән өчен дә 13 процент кайтарып була дип ишеткән идем. Дөресме икән?
Спорт белән шөгыльләнгән өчен 13 процент салым кайтаруга кагылышлы канун 2022 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Димәк, салымны да сез киләсе елда гына кайтара алачаксыз.

http://shahrikazan.ru/news/sotsial-tormyish/13-protsent-nichek-kaytaryrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X