erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

17 марттан М7 трассасында зур йөк машиналары өчен чикләүләр кертеләчәк

М7 трассасының 1032 нче километрында Татарстанда Тойма елгасы аша күпердә зур йөк автомобильләре өчен чикләүләр кертеләчәк. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ хәбәр итә.

"2026 елның 17 мартыннан массасы 20 тоннадан артык булган транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнәчәк. Әлеге чаралар күпер корылмасының иминлеген һәм сакланышын тәэмин итү өчен кабул ителгән", - диелә хәбәрдә.

Машина йөртүчеләрне билгеләнгән юл билгеләрен үтәргә һәм чикләүләрне исәпкә алып, алдан ук үз маршрутларын планлаштырырга сорыйлар.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев