erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ак Барс»тан бер көндә дүрт хоккейчы китте

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы бер көндә дүрт уенчысын – Вячеслав Основинны, Артем Михеевны, Вячеслав Лещенко һәм Роман Абросимовны алмаштырды. Бу хакта Татарстан башкаласы командасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һөҗүмче Вячеслав Лещенко һәм сакчы Роман Абросимов карьераларын «Сочи» хоккей клубында дәвам итәчәк. «Ак Барс» аларга алмашка акчалата компенсация алды. Основин һәм Михеев Чиләбе «Трактор»ына китте, алар урынына Казанга финлы Ессе Виртанен килде. Аның контракты ел ахырына кадәр гамәлдә.

Лещенко командага 2019 елның 7 ноябрендә килде, «Ак Барс»та алты матч уздырды, гол кертте һәм бер нәтиҗәле пас бирде. Агымдагы сезонда Абросимов дүрт матчта уйнады һәм файдалы нәтиҗә күрсәтмәде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2019/2020 ел сезонында Основин 28 тапкыр бозга чыкты, чит капкага биш алка кертте һәм өч ассист ясады. Михеев исә, нәтиҗәле гамәлләр күрсәтмәде, ул сигез матчта катнашты.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X