erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Әсгать Сәфәров журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Татарстан матбугаты көне белән котлады

Котлауда татар профессиональ журналистикасының тирән тарихи тамырлары, бай традицияләре булуы, ә иң мөһиме – матбугат эшендә чын фидакарҗләр эшләве билгеләп үтелә. Алар арасында мәгърифәтче, дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов аерым урын алып тора. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән 1905 елда «Нур» милли газетасының беренче саны дөнья күрә.

«Бүген, мәгълүмати күптөрлелек чорында, материалларны тәкъдим итү формалары һәм алымнары тиз үзгәрә. Әмма массакүләм мәгълүмат чараларының асылы, республика һәм ил тормышындагы роле һаман да стратегик әһәмияткә ия булып кала», – диелә котлауда.

Әсгать Сәфров тармак хезмәткәрләренең гражданлык позициясе, һөнәри осталыгы һәм битараф булмавы Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

Ул шулай ук медиаөлкә вәкилләренә иҗади күтәренкелек, яңа һөнәри үрләр һәм уңышлар теләде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев