erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бала көткәндә әни үлде"

Тәүге балаларын югалтканнар. Күпләр ярты ел көтәргә киңәш итсә дә, өч айдан йөрәк янына янә кош оялаган... Әмма аны кулга алганчы күп сынаулар үтәргә туры килгән.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның хатыны Эльмира Каһирова беренче баласын көткән вакыттагы хатирәләрен инстаграмдагы язылучылары белән бүлешкән.Баласы белән йөкле булганда, үзен яхшы хис итүе, әлеге торышыннан канагать булуы турында искә ала. Ләкин ул бала көткән вакытта аның әнисе үлеп китә.

"Бу кыен вакытларны тыныч кичердем. Бала хакына үземне кулда тотарга тырыштым. Мин – әти, ә ул минем өчен кайгырдык. Еламадым дияргә була. Барлык туганнардан бернәрсә турында да искә алмауларын, мине кызганмауларын үтендем. Әнине күреп кала алмадым… Карамаска киңәш иттеләр, үзем дә эмоциональ киеренкелектән курыктым. Әле дә дөрес эшләгәнменме, юкмы икәненә төшенә алмыйм. Әни матур һәм шат йөзле булып күңел түремдә саклана,” – ди ул.

Балалар - Ходай бүләге булса да, ул бүләк җиңел генә бирелми шул.

Автор: Ризида Валитова

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X