Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Элвин Грей: "Бу теманы ябасым килә"

    Элвин Грей "Татар җыры" нда катнашмавының сәбәбен әйтте.

    Элвин Грей "Татар җыры" фестиваленең Казандагы юбилей концертында катнашачак дип вәгъдә ителсә дә, бәйрәмгә җырчы килмәде.

    Кемдер моны оештыручылар махсус, тамашачы җәлеп итәр өчен генә әйткәндер дип фараз кылды. Икенче берәүләр Салават белән булган конфликтка бәйләп карады.

    Ниһаять, Элвин Грей әлеге сорауга үзе җавап бирде.

    Реклама

    "Миңа нишләп" Татар җыры"нда катнашмадың дип күп сораулар юллыйлар. Бу теманы ябасым килә. Тыгыз гастрольләр графигы булу сәбәпле, миңа бәйле булмаган сәбәпләр аркасында вакытында оча алмадым. Тамашачылардан һәм оештыручылардан гафу үтенәм", - ди җырчы.

    Фото: Элвин Грейның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды

    http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/elvin-grey-bu-temany-yabasym-kil

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: