erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Элвин Грей изге эшкә алынган

Радик Юлъякшин- Элвин Грей әти-әнисенең туган авылындагы чишмәне төзекләндерүгә керешкән.

“Мин Уфада туып-үстем. Тагын минем кече Ватаным бар—Гафури районы Кауарзы авылы. Минем әти-әнием шуннан. Балачактан мин анда каникулларда әби янында  ял итәргә ярата идем. Ә хәзер исә мин шул җирлекне тәртипкә китерүдә үз өлешемне кертергә булдым.

Авылда чишмә бар. Шул чишмә тирәсен төзекләндереп, беседка ясыйсы килә. Авыл халкы һәм кунакларга ял итәр өчен менә дигән урын булачак. Проект ataisal.ru сайтында теркәлү узган инде. Инициатор буларак, үземнән мин төп сумманы бирәчәкмен. Ярдәм итәргә теләүчеләр кушыла ала. Барлык акчалар да төзелеш материаллары алуга тотылачак”, - дип язган Радик.

Җырчы һәм Башкортстан башлыгы киңәшчесен хуплаучылар да, хурлаучылар да табылган.

Радикның язылучылары арасында “Бик күп акча түгел инде, үзең дә ясый алыр идең”, диючеләр дә, “Рамазан аенда изге эшкә тотынгансың, синең белән горурланабыз”, - диючеләр дә бар. Авылда юл юк, таш булса да җәясе иде, диючеләр дә аз түгел. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/elvin-grey-izge-eshk-alyngan-zur-akchalar-tgel-inde-keshedn-soramyycha-da-eshli-alyr-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X