erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл Карамиева: "Тамак төбенә төер утыра..."

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры Гүзәл Карамиева Казанда узган концерттан соң уй-фикерләре белән уртаклашты. Ул шулай ук Илсөянең 20 еллык юбилей концертын кайда үткәрергә теләвен дә әйтте ("Шәһри Казан",

 

“Казан! 11 көн! Чынлап та, гап-гади авыл кызы шуның хәтле тамашачы җыеп, күзенә каратып тотар дип кем уйлаган?! Тамашачының сәхнәдән Илсөяне җибәрәсе килмәве, ирексездән күзләргә яшь китерә, тамак төбенә төер утыра... Бу халәт әле бик озакка барачак... Әйтәсе килә, бу халәт артында күпме йокысыз төннәр, тырышлык. “Ял ит, Илсөя” дигән сүзгә Илсөянең җавабы: “миңа бүген кирәк, Гүзәл!” дигән сүзне ишетәм. “Иртәгә эшләрмен әле” сүзен Илсөядән мәңге ишетмәссең.

Илсөя, син - зур хәрефтән молодец! Син - сәхнә өчен яратылган бала, син - халыкчан, гади, син - “чын”, шуңа күрә сине кечесе дә, олысы да хөрмәт итә. Синең сөйләм телеңә, креатив булуыңа, сәхнә киемнәреңнең эскизларына кадәр үзең ясап утыруыңа таң калам мин. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күпләрегез 20 еллык юбилей концертын “Татнефть Арена”да үткәрегез дип әйтә. Әлбәттә, анда да уздырырга мөмкин. Оештыручылардан да тәкъдимнәр күп булды. Тамашачыларыбыз да җыелыр, ләкин ИБның җавабы шулайрак: “миңа тамашачының күзен күрергә, алар белән бер дулкында булырга кирәк, аренада бу мөмкин түгел”, диде. Шуңа күрә иң уңайлы зал әлегә – УНИКС концертлар залы”, - ди Гүзәл.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/gzl-karamieva-tamak-tben-ter-utyra

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X