erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң матур бизәлгән шәһәр, авылларга 11 млн биреләчәк

Республикада 2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча конкурс уза.  

 

 

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде. Алты номинациядә җиңүчеләр үзара 11 млн сумнан артык күләмдә приз фондын бүлешәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фомин сүзләренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән җиде ел элек торак пунктларын, муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын иң яхшы бизәүгә беренче конкурс игълан ителгән. Шул вакыттан бирле бу хәрәкәт елдан-ел киңәя бара.

«Без 11 эшче төркем төзедек. Алар Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булды. Шулай ук теге яки бу муниципаль районда бизәү буенча үз тәкъдимнәрен һәм беркетмәләр төзеде. Бу төркемнәргә ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, муниципаль берәмлекләр вәкилләре, хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләр эшен алып баручы вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре керде. Барлык эшләр 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк», — диде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X