erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Яр Чаллыда Сабантуй гүзәлен билгеләделәр

«Сабантуй гүзәле» исеме Эльвера Миннегалиевага бирелде

Яр Чаллы шәһәрендә 32 нче тапкыр үткәрелгән «Сабан туе гүзәле» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен популярлаштыруга юнәлтелгән конкурсның җиңүчесе булып Эльвера Миннегалиева танылды, дип яща "Татар-информ".
Быелгы бәйгенең финалы Яр Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Төп титул өчен 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге сигез кыз көч сынашты. Катнашучылар берничә этапта үзләренең сәләтләрен күрсәтте: сәхнәдә чыгыш ясады, иҗади номерлар тәкъдим итте, вокал һәм бию осталыгын күрсәтте, шулай ук дефиле бәйгесендә катнашты.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев