erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казан 2027 елда халыкара авиация чарасын кабул итәчәк

2027 елның май-июнь айларында Казан шәһәрендә Халыкара вертолёт техникасы һәм авиация системалары салоны үткәрү планлаштырыла.

2027 елның май-июнь айларында Татарстан башкаласында Халыкара вертолёт техникасы һәм авиация системалары салоны узачак. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылган карардан билгеле булды.
Документта күрсәтелгәнчә, чараны оештыру эшләре Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән «Ростех» дәүләт корпорациясенә йөкләнәчәк. 
Белешмә өчен, МАКС авиасалоны соңгы тапкыр 2021 елда уздырылды. Башта 2023 елга планлаштырылган чара 2024 елга күчерелде, соңрак исә бөтенләй гамәлдән чыгарылды.
Шулай ук 2026 елга каралган «Гидроавиасалон» халыкара күргәзмәсе һәм фәнни конференциясе дә үткәрелмәячәк.  «Гидроавиасалон-2027» чарасын киләсе елның сентябрь аенда Краснодар краеның Геленджик шәһәрендә үткәрү күздә тотыла.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев