erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казан Кремлендә агач түбәнең бер өлешенә кар зыян салган

Бу участокны җәен торгызачаклар

Казан Кремлендә, кар басу нәтиҗәсендә, комплексны уратып алган саклану диварларында агач түбәнең бер өлеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына музей-тыюлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Түбәнең зыян күргән өлешен тиз арада сүткәннәр. Башка зыян күргән урыннар табылмаган.

Шулай ук түбәне җепшек кардан чистартканнар.

«Зыян күргән участокны торгызу мәсьәләсе җәй көне каралачак, - дип хәбәр иткәннәр музей-тыюлыкта.

Чыганак: "Татар информ"

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев