Башкала үсеше өчен яңа проектларга финанс нигезе булдырылды
Казан шәһәрендә 2026 елга МБУ «Шәһәр трансформациясе үзәге»нең эшчәнлеген тәэмин итү өчен норматив чыгымнар күләме расланды. Тиешле карар Татарстан Республикасының хокукый актлар рәсми порталында басылып чыкты.
Документ нигезендә учреждениенең киләсе елга каралган гомуми финанслау күләме 38,9 миллион сум тәшкил итәчәк. Әлеге чаралар шәһәр мохитен заманча таләпләргә туры китерүгә, идарә итү механизмнарын камилләштерүгә һәм цифрлы технологияләрне үстерүгә юнәлтелгән.
Финанс ресурсларының төп өлеше — 28,6 миллион сум — мәгълүмати системаларны һәм шәһәр инфраструктурасына бәйле цифрлы карарларны үстерүгә тотылачак.
Шулай ук 10,3 миллион сум учреждениенең көндәлек эшчәнлеген тәэмин итүгә һәм төрле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев