Евгений Сигал – Россия эндохирургиясенә нигез салучыларның берсе
Татарстан медицинасы һәм Россия онкохирургиясе зур югалту кичерде. 74 яшендә күренекле хирург-онколог, галим һәм педагог Евгений Иосифович Сигал вафат булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Евгений Сигалның – Россия эндохирургиясенә нигез салучыларның берсе, заманча торакаль онкохирургияне үстерүгә зур өлеш керткән табиб, галим һәм остаз.
Евгений Сигалның һөнәри юлы 1976 елдан башлап республика онкология хастаханәсе белән бәйле. Ул башта торакаль бүлекнең табиб-онкологы булып эшли, ә 1988 елдан 2018 елга кадәр 2нче онкология бүлеген җитәкли. Соңгы елларда исә ЛДК №1 хирургия клиникалары директоры вазифасын башкара.
Евгений Сигал Россиядә беренчеләрдән булып катлаулы торакоскопик операцияләр башкара, аз инвазив технологияләрне клиник практикада киң куллануга юл ача.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев