Киләсе атнада татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә
Алдагы чәршәмбедә, 27 майда, республика халкы төп мөселман бәйрәмнәренең берсен – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Шуңа бәйле рәвештә, сишәмбе көнне, 26 майда, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак, ә Татарстанда Корбан чалу йоласы өчен 60 махсус мәйданчык оештырылачак.
ТР Хезмәт министрлыгында хәбәр итүләренчә, республикада алдагы эш атнасы кыскартылачак. Сәбәбе – 27 май, чәршәмбегә туры килә торган Корбан бәйрәме. Шуңа бәйле рәвештә эш көне сишәмбе, 26 майда, бер сәгатькә кыскартылачак.
Бәйрәм көннәрендә Татарстанда 23 районда Корбан чалу өчен 60 рәсми мәйданчык эшләячәк. Йола өч көн дәвам итәчәк. Республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары узачак. Казанда Коръән уку 02:15 сәгатьтә, ә гает намазы (бәйрәм намазы) 03:45 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев