Аны ярканатларда ачыклаганнар
Кытай галимнәре ярканатларда яңа төр коронавирус тапкан. Ул кешеләр өчен дә куркыныч. Бу турыда Кытай массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белә Коммерсант яза.
Яңа вирус Гонконгта шома борынлы ярканатлар төрендә ачыкланган. Галимнәр ярканатлардан чыгарылган вирусның кешеләрне зарарлый алуын ачыклаган.
Әмма шул ук вакытта галимнәр әлегә паника өчен сәбәпләр юк, диләр.
2019 елның декабрендә Кытай хакимияте Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына Уханда үпкә ялкынсынуы таралуы турында хәбәр иткән иде. 2020 елның мартында вирусның тиз таралуы аркасында COVID-19 пандемиясе игълан ителде.
Нет комментариев